Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

«Tamle tel» проекты мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен махсус эшләнде. Нәкъ менә бу яшьтә сабый зиһене яңа белем-күнекмәләргә аеруча сизгер, фикер йөртүе стандарт калыплардан азат һәм үзенчәлекле. Проект материалын уен рәвешендә тәкъдим итү дә уңышлы. Балагыз белән үткәргән вакыт кызыклы һәм үтә файдалы булачак.

Проект авторлары фикеренчә, туган тел – иң «тәмле, баллы, татлы» тел. Шуңа күрә туган татар телен өйрәнү дә һәр бала өчен файдалы гына түгел, ә бик кызыклы, «татлы» да булырга тиеш.
«Tamle tel» – балалар өчен махсус эшләнгән һәм татар телен өйрәнү барышын кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль иткән беренче Татарстан проекты.

 

Дускай!

Әгәр дә син кызыклы уеннар уйнарга, буяугычларны төрле төсләргә буярга, башваткычлар чишәргә яратасың, вакытыңны күңелле һәм файдалы үткәрергә телисең икән, «Салават күпере» журналы геройлары сиңа ярдәмгә килергә әзер!

Ура! Дускай, хәзер син шаян урман малае Шүркә, мөлаем Елмай, шук Шалай, алтын куллы Йомшаккай һәм тылсымлы Салават күпере Кошы – Матуркайны iPad өчен дөнья күргән өр-яңа «Tamle tel» журналында да очрата аласың.  Алар синең белән бик теләп уйнарлар, әкиятләр сөйләрләр һәм төрле кызык-мызыклар белән уртаклашырлар. Татар телен уйный-уйный бергә өйрәнү – бик шәп икән бит!